ТР Фәннәр академиясендә профессор Альфред Хәсән улы Халиковка 95 ел тулуын билгеләп үттеләр

2024 елның 30 нчы маенда тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Альфред Хәсән улы Халиковның тууына 95 ел булды. Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы әлеге вакыйга уңаеннан оештырылган иде. Галимнәр советы утырышы ТР Фәннәр академиясенең Археология институтының 10 еллыгына багышланган чаралар циклына керде.
Җыелышта онлайн һәм оффлайн форматында Мәскәү, Казан, Йошкар-Ола, Пенза, Самара шәһәрләреннән Альфред Халиковның туганнары, хезмәттәшләре, укучылары һәм дуслары, Казан (Идел буе) университеты студентлары – барлыгы 70 тән артык кеше катнашты.
Утырышта ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясе А.Х. Халиков исемендәге Археология институты башлыгы Айрат Ситдыйков, Институтның урта гасыр археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фән эшләре буенча урынбасары Рафаэль Вәлиев, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров чыгыш ясадылар.
Әти һәм остаз буларак Альфред Хәсән улы Халиков турындагы истәлекләре белән кызы Елена Халикова һәм улы Михаил Халиков уртаклашты.
Утырыштан соң ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре һәм башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләр Яңа Татар, Архангельск һәм Арча зиратларында булып, Альфред Хәсән улы Халиковны һәм Татарстанның башка күренекле археологларын искә алдылар.