Тирмез шәһәрендә XI Халыкара археология мәктәбе үз эшен тәмамлады

5 октябрьдә Тирмез шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) Тирмез дәүләт университеты базасында «Археологиядә дисциплинаара методлар: казанышлар һәм проблемалар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды, ул XI Халыкара археология мәктәбенең йомгаклау чарасы буларак оештырылды.

Гибрид форматта үткәрелгән конференциядә 3 секциянең эшенә йомгак ясалды: «Керамика һәм металлдан археологик материалны реставрацияләү һәм кыр консервациясе», «Фотограмметрия, археологик структураларны һәм архитектура объектларын реставрацияләү һәм 3D-модельләштерү», «Борынгы хезмәт кораллары функцияләрен эксперименталь – трасологик анализлау методикасының төп принциплары», мәктәптә катнашучыларның да, шулай ук чакырылган белгечләр-археологлар һәм реставраторларның да докладлары тыңланды. Конференция шәхси сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Тирмезда XI Халыкара археология мәктәбе 2024 елның 23 сентябреннән 6 октябренә кадәр үткәрелде. Анда 65 кеше – Россиянең 9 төбәгеннән һәм 7 чит илдән – Бөекбритания, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Пакистан, Кытай, Мисырдан яшь белгечләр, бакалавриат, магистратура, аспирантура студентлары катнашты.

Мәктәп Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Үзбәкстан) финанс ярдәме белән уздырылды.