Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академисенең Археология институты күргәзмәсе

2024 елның 24 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау департаменты директоры Р.А. Рыбало, Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советының (ИКОМОС) Россия милли комитеты президенты Л.В. Кондрашев, шулай ук республика хакимият органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашты.

Чарага ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре күргәзмә әзерләделәр, анда катнашучылар Казанның тарихи өлешен саклау буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасында һәм аннан читтә археология һәйкәлләренең планлаштырылган фәнни казу эшләре белән таныштылар.

Күргәзмәдә Казанның тарихи өлешендәге Островский, Тукай һәм Мөштәри урамнарында казу эшләре барышында табылган әйберләр: бизәкле чынаяк кирпеч белән тышланган мич кисәкләре, «төрек тибындагы» тәмәке тарту трубкалары, XVIII гасырдагы балчык уенчыклар, 1945 ел датасы белән язылган истәлек язулы кесә сәгате тәкъдим ителде.

Болгар һәм Биләр шәһәрлекләреннән IX–XIV йөзләрдәге уникаль экспонатлар: пыяла савыт-саба кисәкләре, читтән кергән һәм җирле керамика, эшкәртелмәгән гәрәбә, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, төрле көнкүреш әйберләре куелды. Шулай ук күп санда сөяк уеп ясау белән бәйле предметлар һәм соры балчыктан ясалган читтән кергән сфероконуслар тәкъдим ителде.

Татарстаннан читтә алып барылган тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасы кысалары нигезендә башкарыла, ул урта гасыр шәһәрләренең тарихи-археологик тикшеренүләрен үткәрергә һәм төрки-татар дөньясының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

2024 елда Наручат (Пенза) һәм Селитренное шәһәрлекләрендә, Лапас авылы (Әстерхан), Касыйм (Рязань), Увәк шәһәрлеге, «Хмелевка-1» һәйкәле (Саратов) янындагы мавзолейларда, төрки каганлыклар чорындагы Винновка V курган каберлегендә (Самара), Алтай Республикасында археологик тикшеренүләр үткәрелде, шулай ук Чуй үзәненең үзәк өлешендә Кен-Булун һәм Буран шәһәрләкләрендә (Кыргызстан) һәм Бай-Балык шәһәрлегендә (Монголия) казу эшләре алып барылды.