Татарстан Республикасының Алабуга районында археологик тикшеренүләр

2024 елның июнендә ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Россия фәннәр академиясенең Урал бүлеге  Тау институты, Казан федераль университеты, Казан федераль университетының Алабуга институты, Яр Чаллы педагогика университеты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Алабуга районының  Покровский (Синтәк) һәм Котловка авыллары тирәсендә борынгы бакыр чыганакларының чимал микъдарен өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрде.

Эш барышында XVIII гасыр рудникларыннан составын археологик материаллар белән чагыштыру өчен бакыр мәгъдәне үрнәкләре сайлап алынды.

Экспедициядә шулай ук Түбән Кама шәһәренең Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе тәрбияләнүчеләре һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты.