Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты Үзбәкстан Республикасының фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә

2022 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты делегациясе Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәр кысаларында Археология институты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре берничә фәнни-тикшеренү үзәкләре: Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, «Ефәк юл» халыкара туризм һәм мәдәни мирас университеты, Сәмәрканд дәүләт сәнгать музей-тыюлыгы һәм Термез дәүләт университеты вәкилләре белән очрашулар уздырды. Очрашу барышында уртак фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды.

А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Сәмәрканд дәүләт музей-тыюлыгы һәм Термез дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Төрле чорлардагы археологик материалларны мультидисциплинар өйрәнү проблемаларының киң диапазоны буенча археологик тикшеренүләр өлкәсендә фәнни хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш әлеге килешүнең төп шартлары.