Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты
2026 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Фәннәр аккдемиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының еллык йомгаклау коллегиясендә катнашты. Әлеге чара кысаларында институт 2025 елдагы археологик тикшеренүләргә һәм саклау-коткару эшләренең төп нәтиҗәләренә багышланган күргәзмә тәкъдим итте.
2025 елда институт хезмәткәрләре Татарстанда 170 археологик истәлек урыннарында тикшеренүләр алып бардылар. 3000 квадрат метрдан артык мәйданда саклау-коткару эшләре һәм археологик күзәтүләр үткәрелде, шулай ук Спас, Чистай, Әлки, Нурлат һәм Лаеш районнарында 44 объектта өйрәнү эшләре башкарылды.
Эш нәтиҗәсендә 38 мәдәни мирас объектының чикләре ачыкланды һәм Идел Болгары дәвере һәм аннан да борынгырак чорларга кагылышлы 4 яңа археологик мирас ядкәре табылды. Барлык ачыкланган объектлар турындагы мәгълүмат мирасны саклау буенча вәкаләтле органнарга җибәрелде.
Күргәзмәдә төбәкнең күп гасырлык тарихын чагылдырган артефактлар тәкъдим ителде. Болгар һәм Биләр шәһәрлекләрендә IX–XIV гасырларга караган уникаль табылдыклар аеруча зур кызыксыну уятты: пыяла савыт-саба кисәкләре, җирле һәм читтән китерелгән ялтыравыклы керамика, гәрәбә-чимал, эшкәртелгән таштан ясалган бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, шулай ук сөяктән уеп ясалган предметлар һәм читтән китерелгән соры балчыктан ясалган сфероконуслы артефактлар. Бу археологик материаллар Урта Идел буендагы урта гасырларга караган бай матди мәдәниятне һәм үсеш алган сәүдә бәйләнешләрен күрсәтә.
Күргәзмәдә Казанның тарихи үзәгендә 2025 елда алып барылган саклау-коткару эшләре вакытында табылган XVIII–XX гасыр башы шәһәр мәдәниятен чагылдыручы әйберләргә аерым бүлек багышланды.
Институтның коллегия эшчәнлегендә катнашуы һәм үткәрелгән күргәзмә Татарстанда башкарыла торган археологик тикшеренүләрнең масштабын һәм югары фәнни кыйммәтен күрсәтә.



