Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе В.В. Наумкинны 80 яшьлек юбилее белән котлады
2025 елның 21 маенда Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты тантаналар үзәгенә әверелде: күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт премиясе лауреаты Виталий Вячеслав улы Наумкинны 80 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр.
В.В. Наумкин – Шәрык, гарәп илләре, Үзәк Азия һәм Кавказ илләре тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр, политология, ислам белеме, филология, конфликтология буенча рус һәм күп кенә чит телләрдә 600 дән артык басма авторы. Ул фәнни-тикшеренү һәм остазлык өлкәсендәге, шулай ук административ эштәге казанышлары белән дә билгеле. Аның профессиональлеге, төрле кызыксынучанлыгы, тирән белемлелеге, зирәклеге һәм медиация осталыгы булуы берничә тапкыр каршылыклы якларны үзара аңлашуга һәм халыкара аренада тыныч килешүләргә китерде.
ТР Фәннәр академиясе исеменнән юбилярны ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдыйков котлады, котлау адресын укыды һәм В.В. Наумкин белән мөселман археологиясен өйрәнү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеген ассызыклады, шулай ук Болгарда һәм Биләрдә археология һәйкәлләрен популярлаштыруга керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Виталий Вячеславовичка нык сәламәтлек, озын гомер, яңа тикшеренү проектлары һәм фәнни ачышлар телибез!