Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе реставраторы Лихачев исемендәге абруйлы премия финалында
2025 елның 21 маенда Кече театрда (Мәскәү) музей хезмәткәрләрен бүләкләү, музей һөнәрләренең абруен күтәрү һәм музей өлкәсен үстерүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан 2024 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы боерыгы белән төзелгән Д.С. Лихачев исемендәге Музей эшләре буенча Милли премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
2025 елгы конкурс финалистлары арасында «Реставратор» номинациясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, рәссам-реставратор Полина Юрий кызы Каплан Татарстан Республикасы өчен аерым горурлык уятты. Конкурска «Оренбург дәүләт педагогика университетының археология музее җыентыгыннан безнең эрага кадәр VI-IV гасырлардагы инкрустацияле фаянс тартмачыкны (шкатулкасын) реставрацияләү» проекты тәкъдим ителде, ул 2024 елда башкарылган иде.
Оренбург өлкәсе территориясендә табылган әлеге уникаль тартмачык реставрацияләүнең махсус методикасын эшләүне таләп итте. Kапкачның югалган фрагментын торгызу ысулы аерым игътибарга лаек: ул югалган бизәкнең гравировкасы белән оргпыяла аша башкарылган. Бу алым артефактның тарихи йөзен саклап калырга гына түгел, ә аның эчке төзелешен дә күрсәтергә мөмкинлек бирде, табылдыкны өйрәнү өчен уңайлы итте.