Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты коллективы белән очрашты

Бүген, 2023 елның 18 августында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтында булды.

ТР Фәннәр академиясе президенты Институтның җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашты. Археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдыйков президентка фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Тарихи-мәдәни мирасны саклаганда, цифрлы технологияләрне куллану перспективалары, шул исәптән «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» онлайн географик мәгълүмат системасы базасы турында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Р.Н. Миңнеханов Институт үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Бу төрле программаларны, шул исәптән «Фән һәм технологияләр унъеллыгы» программасын гамәлгә ашырганда, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итү, җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итү өчен тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү, халык арасында Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген арттыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәнияте тарихын өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләрне дәвам итү зарурлыгын, «Яңарыш» фонды белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеген ассызыклады.