Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты археология өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыта

2025 елның 14 маенда KazanForum2025 форумында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты белән хезмәттәшлек турында Mеморандумга кул куйды. Документта уртак фәнни тикшеренүләр, мәгълүмат һәм белгечләр белән алмашу, шулай ук конференцияләр һәм семинарлар оештыру каралган.

2020 елдан Халыкара археология мәктәбе кебек проектларны бергә гамәлгә ашыру максатыннан, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институт белән актив хезмәттәшлек итә. Мәктәп яшь галимнәрне әзерләүгә юнәлтелгән һәм оештыруда катнашучы илләрдә уңышлы уздырылып килә: 2022 елда – Сәмәркандта (Үзбәкстан), 2023 елда – Ошта (Кыргызстан), ә 2024 елда – Тирмезда (Үзбәкстан). Проект турында Институт сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

Яңа меморандум партнерлыкны ныгытырга, археологик экспедицияләрне киңәйтергә һәм мәдәни мирасны саклау эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Ефәк юлының Идел-Каспий коридорын ЮНЕСКО исемлегенә кертү проектына аерым игътибар бирелә.

Институт директоры Эврен Рутбил интервью вакытында, Татарстан Републикасы Фәннәр академиясенең Археология институты мәдәни мирасны халыкара дәрәҗәдә саклау һәм популярлаштыру буенча бай тәҗрибәгә ия, һәм әлеге тәҗрибә башка илләргә дә файдалы һәм кызыклы булачак, дип ассызыклады.