Татарстан Фәннәр академиясендә археолог Альфред Халиковка багышланган китап презентациясе узды
2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә күренекле археолог Альфред Хәсән улы Халиковка багышланган фәнни-популяр китап тәкъдим ителде. Басма “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау фонды һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә “Танылган шәхесләр”сериясендә чыгарылды.
Әлеге презентациядә 80нән артык вәкил: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, республика китапханәләре һәм музейлары, Казан университетлары, шулай ук А.Х. Халиковның укучылары катнашты.
Презентацияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Р.Н. Миңнеханов ачып җибәрде. Китапны автор-төзүче, А.Х. Халиковның укучысы, археолог Фаяз Хуҗин һәм сериянең баш мөхәррире Дания Заһидуллина тәкъдим иттеләр (татар һәм рус телләрендә). Очрашуның модераторы – ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков. Докладчыларның чыгышларында Альфред Хәсән улы Халиковның Казан археология мәктәбен торгызудагы әһәмиятле роле, Татарстан археологларының фәнни тикшеренүләрдә дәвамчанлыгы, шулай ук Идел-Урал халыкларының тарихын һәм этногенезын өйрәнүгә керткән өлеше ассызыкланды.
Укытучы һәм остаз буларак Альфред Хәсән улы турында җылы истәлекләр белән Биләр музей-тыюлыгы директоры З.Г. Шакиров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары В.Е. Козлов, А.Х. Халиков гаилә әгъзаләре һәм “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды вәкилләре чыгыш ясады. Китап белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан шәһәре китапханәләрендә танышырга мөмкин.