Татарстан Фәннәр академиясе журналлары Европаның иң яхшы тарихи басмалары дип танылды!

SCImago Journal Rank 2024 дәрәҗәле халыкара рейтингында Европа басмалары арасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең берьюлы ике журналы беренче урыннарны алды.

«Идел буе археологиясе» журналы Европаның археология журналлары арасында югары рейтингны яулап беренче урынны алды (94 журнал исемлегеннән), ә «Евразия далалары археологиясе» исә Европа рейтингында «Антропология» категориясендә беренче урыннны яулады (81 журнал арасыннан). Шулай ук, “Евразия далалары археологиясе” тарих буенча Европа журналлары арасында иң яхшы бишлеккә керде (292 журнал исемлеге арасыннан). Бу казанышлар Россия фәнни басмаларының югары дәрәҗәсен һәм аларның халыкара академик җәмгыятьтә танылуын раслый.

SCImago Journal Rank – фәнни журналларның дөнья фәнендәге йогынтысын бәяләүче иң абруйлы рейтингларның берсе. Ул Scopus мәгълүматларына нигезләнгән һәм цитаталар санын гына түгел, ә сылтама ясаучы басмаларның авторитетын да исәпкә ала.

Анализ нәтиҗәләре буенча «Идел буе археологиясе» журналы Россиянең барлык 625 журналы арасыннан 4 урынны һәм «Археология» бүленеше буенча рейтингта 15 журнал исемлегеннән 1 урынны яулады. “Евразия далалары археологиясе» Россиянең төрле тармакларына караган журналлар арасыннан 21нче урынны һәм антропология буенча 1нче урынны алды.

Баш мөхәррир «Идел буе археологиясе» һәм «Евразия далалары археологиясе» журналлары редакцияләре исеменнән дөньякүләм археология фәне һәм журналлар үсешенә керткән өлешләре өчен редакция коллегиясе әгъзаларына, авторларга һәм рецензентларга рәхмәтен белдерә.