Татарстан археологлары Үзбәкстанда археологик тикшеренүләр үткәрделәр

2024 елның сентябрь уртасыннан октябрь башына кадәр ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Каракалпак бүлегенең Каракалпак гуманитар фәнәр фәнни-тикшеренү институты һәм Әҗинияз исемендәге Нөкес дәүләт педагогия институты белән берлектә Үзбәкстанда 2023 елда башланган археологик тикшеренүләрен дәвам иттеләр. Бу кыр сезонында Амудәрьяның Арал буе дельтасында урнашкан ике кердер мәдәнияте һәйкәле: Курганча-кала (VII-VIII гасырлар) һәм Хайван-кала (VII-X гасырлар) шәһәрлекләре тикшерелә.

Курганча-кала шәһәрлеге Каракалпакстан Республикасының Тахтакүпер районында урнашкан һәм 1945 елда Хәрәзем археолог-этнографик экспедициясе тарафыннан табылган. Аны системалы рәвештә археологик өйрәнү, кайбер өзлеклекләр белән, 1965-1971 елларда үткәрелә. Планда һәйкәл 12 гектар чамасы мәйданлы дөрес булмаган турыпочмактан гыйбарәт.

2024 елда Курганча-калада археологик эшләр һәйкәлнең көньяк-көнчыгыш өлешендә 92 кв. м мәйданлы казылмада башкарылган. Әлеге казылма көнбатыштан IV казылмага дәвамы рәвешендә салынган, анда элегрәк даими торак төзелеше объектлары ачыкланган була. Берничә төзелеш горизонты булган казылмада мәдәни катламның калынлыгы 1,4 м тәшкил итә. Казу эшләре барышында кызыл балчык эремәсе белән беркетелгән кирпечләрдән ясалган начар сакланган ике бүлмәле бинаның калдыклары тикшерелгән. Бүлмәләрдә учак ягу өчен урыннар һәм идәнгә вертикаль рәвештә савытлар урнаштырылган. Шунда ук керамик чуерташ савытларының җимерекләре һәм таш тегермән ташлары очрый. Моннан тыш, казу урынында бакыр тәңкәләр, бронза прәшкә һәм керамик орчыкбашлар табыла.

Хайван-кала шәһәрлеге Каракалпакстан Республикасының Нөкес районында урнашкан, беренче тапкыр 1947 елда Хәрәзем археолог-этнографик экспедициясенең каракалпак этнографик отряды тарафыннан тикшерелгән. Алдагы елларда шәһәрлек берничә тапкырлар тикшерелде һәм казу эшләре башкарылды. Үзенең конфигурациясе буенча Хайван-кала 400 х 460 м зурлыктагы тигез яклы турыпочмаклыкны хәтерләтә, ул төньяк төньяк-көнчыгыштан көньяк көньяк-көнбатышка сузылган. Вак-төяк өем белән әйләндереп алынган шәһәрлек эчендә торак кварталлар зур йортлар-массивлар рәвешендә урнашкан, алар бер-берсеннән шактый киң урамнар һәм рельефта чамалап була торган перпендикуляр тыкрыклар белән аерылып торалар.

2024 елда Хайван-калада эшләр узган кыр сезонында шәһәрлекнең үзәк өлешендә салынган V казылмада (мәйданы 180 кв.м) дәвам иттелде. 2024 елның кыр сезонында балчык кирпечләрдән һәм прессланган балчыктан салынган өч бүлмәле корылманы һәм әлеге объект яшәгән чорда барлыкка килгән мәдәни катламнарны өйрәнү төгәлләнде. Түбәндә, бу объект астында, киләсе төзелеш-хронологик горизонт объектларына тап булалар, алар квадрат рәвештә балчык кирпечләрдән эшләнгән мәйданчыктан һәм тандырдан гыйбарәт. Казып алынган табылдыклар: күпсанлы бакыр тәңкәләр, пыяла һәм балчык савытларның бөтен формаларыннан һәм фрагментларыннан гыйбарәт.