Татарстан археологиясе аксакалы Е.П.Казаковка – 90 яшь!

Бүген, Россиядән тыш чит өлкәләрдә дә танылу алган археолог, тарих фәннәре докторы Евгений Петрович Казаков үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Евгений Петрович Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе структурасында илле җиде ел хезмәт куя: ул 1967 елның февраленнән СССР Фәннәр академиясенең (Казан филиалы) Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 2014 елдан башлап, институт оешканнан бирле, А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Урта гасыр археологиясе бүлегендә баш фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.

Ул – 300дән артык фәнни язма, шул исәптән 14 монография авторы. Евгений Казаковның гомере зур кыр экспедицияләре, күренекле археология һәйкәлләрен ачу һәм Идел-Урал халыкларының борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнү белән бәйле.

Е.П. Казаковның күпкырлы фәнни эшенең төп юнәлешләреннән берсе – Идел-Урал татарларының, угор-мадьярларның килеп чыгышын һәм элгәре тарихын өйрәнү белән бәйле археологик тикшеренүләр. Е.П. Казаковның Урта Идел буендагы Тәнкәй каберлеген – дөнья күләмендә танылган уникаль һәйкәлне – тикшерүе мөһим этапларның берсе булды.

Евгений Петровичка ныклы сәламәтлек, теләкләренең тормышка ашуы һәм яңа фәнни ачышлар теләп калабыз!