“Татар халкын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре. Көнчыгыш Кама аръягы» фәнни-методик семинар

2025 елның 21 мартында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, «Татар халкын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре. Көнчыгыш Кама аръягы» дигән темага фәнни-методик семинар үткәрелде. Әлеге чара татар халкы тарихын фальсификацияләвен булдырмау максатыннан оештырылды.

Семинар Татарстан Республикасының Актаныш, Зәй, Минзәлә, Тукай, Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарының, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең китапханә һәм музей хезмәткәрләре өчен оештырылды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән докладчылар төбәк тарихын – борынгы һәм урта гасырлар тарихындагы мөһим вакыйгалардан алып Татарстанның Бөек Ватан сугышы елларында керткән өлешенә кадәрге чорны колачлаган темаларның киң спектрын тәкъдим иттеләр.
А.Х. Халиков исемендәге ТР ФА Археология институтыннан Археология музееның кече фәнни хезмәткәре Н.Р. Садриев төбәкне археологик яктан өйрәнү тарихы белән тыңлаучыларны таныштырды. Ул тикшеренүләрнең төп этапларын – XX гасыр башындагы зур булмаган разведка эшләреннән алып гасыр уртасындагы зур күләмле тикшеренүләргә һәм хәзерге заман эшләрен, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрен археологик яктан өйрәнүне тирәнтен яктыртты.