Төрки каганлыклары чорынды Идел-Кама тарихы археологлар хезмәтләрендә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Евгений Петрович Казаковның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Төрки каганлыклары чорында Идел–Кама. Икенче китап. Кызлар шәһәрчегендә Имәнкискә культурасы каберлеге (Әҗмәр IX каберлеге)” дигән монографиясе дөнья күрде.

Монография аның төрки каганлыклар чорында Идел-Кама һәйкәлләре материалларын бастырып чыгару эшенең дәвамы булып тора. Коминтерн II каберлеген тикшерүгә багышланган беренче китабы 2021 елда «Евразия далалары археологиясе» сериясендә (26 чыг.) дөнья күрә. Икенче китапта Татарстан территориясендә өйрәнелгән Имәнкискә археология культурасының иң зур каберлекләренең берсе булган Әҗмәр IX каберлегенә характеристика бирелә. Җирләү комплексларын һәм җирләү инвентарен анализлау нигезендә автор хронология, җирле һәм читтән килгән халыкның этномәдәни үзара бәйләнеш мәсьәләләрен, б. э. VI – VII гасырының икенче яртысында халыкның көнкүреш үзенчәлекләрен һәм идеологик күзаллауларын яктырта. ».

Бу басманың үзенчәлеге булып некрополь җирләүләрен тасвирлау нигезенә салынган кыр тикшеренүләре материаллары буенча бирелгән белешмәләрне бастырып чыгару тора. Кыр тикшеренүләре материаллары нигезендә тупланган күпсанлы иллюстрацияләр, эш өчен кирәкле рәсемнәр һәм сызымнар, археологик коллекция эшкәртү материалларына нигезләнгән бу китап Әҗмәр IX каберлеген һәм аның чорындагы башка һәйкәлләрне өйрәнү өчен бәяләп бетергесез чыганакларның берсе.

Әлеге серияне дәвам итеп, Урта Идел буеның Имәнкискә культурасының кабер ташлары материалларын бастырып чыгару планлаштырыла, алар үткән еллардагы (XX гасырның икенче яртысы) һәм яңа археологик тикшеренүләр нәтиҗәсе булып тора.