Әстерхан өлкәсенең Камышак (Камызяк) районында археологик эзләнүләр

2023 елның августында ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Әстерхан (Россия Фәннәр академиясенең П.П. Ширшов исемендәге Океанология институты, «Археоцентр» ҖЧҖ) һәм Донецк (Республика туган ягын өйрәнү музее) хезмәттәшләре белән берлектә Әстерхан өлкәсенең Камышак районында археологик эзләнүләр үткәрделәр.

Әлеге эшләрнең  үткәрелүе Идел елгасы дельтасындагы һәйкәлләрне ачыклау һәм өйрәнү буенча тикшеренүләрнең дәвамы. 2023 елгы өйрәнүләр Идел елгасының бер тармагы булган Болда елгасының сул як  ярында урнашкан «Бараний Бугор» археологик мирас объекты – шәһәр тибындагы хәзәр чоры һәйкәленең (VIII–X гасырлар) чикләрен ачыклау белән бәйле. Эзләнүләр барышында 2×1 м зурлыктагы 6 шурф салынды, гомуми мәйданы 12 м2. Аларның дүртесендә Салтау-Маяк мәдәнияты катламнары һәм объектлары ачыкланды (VIII-X гасырлар). Объектлар бала кабереннән, чокырлардан, мич калдыкларыннан тора. Шурфларда кызыклы стратиграфик күренеш күзәтелә: сөрү җире астында 30 см калынлыктан да ким булмаган ачык сары төстәге тыгыз ком ята, бу өлештән соң торак җирлеге мәдәни катламы урнашкан. Мөгаен, әлеге урын Каспий диңгезенең трансгрессиясе нәтиҗәсендә халык тарафыннан калдырылгандыр.