Әстерхан өлкәсендә археологик тикшеренүләр

2023 елның 10 июнендә Әстерхан өлкәсенең Харбалин районы Лапаса вылы янындагы мавзолей комплексын өйрәнү буенча ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының археология экспедициясе башланды, ул июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Тикшеренүләрдә ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Физика институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары, шулай ук Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты студентлары һәм хезмәткәрләре катнаша.

Мавзолейлар комплексы институт тарафыннан 2018 елдан бирле өйрәнелә, ләкин һәйкәл күптән билгеле, аның турында XVIII гасырдан башлап сәяхәтчеләр һәм дипломатларның сәяхәт язуларында искә алулар сакланган, анда мавзолейлар «патша каберлекләре» буларак күрсәтелә. Алар Алтын Урда ханнарына һәм аларның якыннарына карый дип фаразлана.
2023 елның кыр сезонында XIV гасырның беренче яртысына, Үзбәк хан идарә иткән чорга караган иң зур мавзолейны өйрәнү дәвам ителәчәк.