Сарытау өлкәсе Увек шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр

2023 елда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Сарытау шәһәре Тарихи паркының археологик отряды белән берлектә Сарытау өлкәсе Увек шәһәрлегендә (Алтын Урда шәһәре – Үкәк) күпьеллык тикшеренүләрне дәвам иттеләр.  Тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасы кысаларында һәм Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде.

124 м2 мәйданлы казу эшләре урта гасыр шәһәре Үкәкнең көнбатыш чигендә алып барылды. Мәдәни катламнарның калынлыгы уртача 1,6-2,0 м га җиткән. Бу катламнар шартлы рәвештә 1340-1360 нчы елларга, бәлки, 1390 нчы елларга карый. Казу эше барышында металлург миченең нигезе, биш хуҗалык чокыры һәм ташлар тупланмасы, фаразлар буенча, җир авышлыгының отмоскасы табылган. 1 нче чокырның өске өлешендә монголоидларга хас билгеләре булган 9-10 яшьлек бала скелеты ачыкланган. Монда шулай ук җирле җитештерүнең кечкенә балчык чүлмәге дә (бәлки, балалар уенчыгы) очраган. 97 аерым казылмалар: тәңкәләр, керамик савыт-саба, сөякне уеп ясау эшчәнлеге һәм кара металлургия эзләре, төсле металлдан бизәнү әйберләре дә табылган.

2023 елның 9 сентябрендә тикшеренүләр үткәрелгән шәһәрлек читендә «Үкәк» археология һәм реконструкция фестивале узачак.