Самара тугайлыгында археологик тикшеренүләр

2024 елның июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халикова исемендәге Археология институты Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә Самара өлкәсе Ставрополь районы Винновка авылы тирәсендәге «Самара тугайлыгы» милли паркындагы «Винновка» курган каберлеген тикшерде.

Самара тугайлыгының көньяк өлешендә әле күптән түгел генә табылган Винновка курганнары «новинки» тибындагы һәйкәлләргә нисбәтле һәм Урта Иделдә төрки каганнар чорында күчеп килгән халык тарафыннан калдырылган тәүге төрки һәйкәлләрдән санала. Бу каберлектәге 1 нче санлы курган – “новинки” җирләү корылмаларының иң зурысы. Күләме 80х40 м булган курганның биеклеге 3,5 м га җитә һәм ул гигант известьташлардан тора өелгән. Барлыгы 24 курган ачыкланган. Эш барышында 13 нче номерлы курган өйрәнелде. Курган өемендә таш кирпеч корылма ачыкланган, аның астында йоласына туры китереп башкарылган 3 каберлек табылган.

Җирләү корылмалары астында тимер предметлар – пычаклар, безләр, каешлар һәм башка әйберләр табылган. Галимнәрнең беренчел бәяләмәләре буенча, 13 нче санлы курган б. э. VIII нче гасырының беренче яртысына карый.