РОСТКИ» форумында «Археология: тикшеренү тәҗрибәсе һәм дисциплинара проектлар» сессиясе булды
14 ноябрьдә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кысасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә оештырган «Археология: тикшеренү тәҗрибәсе һәм дисциплинара проектлар, шулай ук лаборатор тикшеренүләр тәҗрибәсе» сессиясе узды.
Сессиядә тарих, археология, этнография һәм көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы тикшеренүчеләр: Россия фәннәр академиясе вәкилләре, Кытайдан килгән белгечләр, Монголия галимнәре, шулай ук Татарстан Республикасы һәм «Ватан тарихы» фонды экспертлары чыгыш ясады. Әлеге чарада модератор вазыйфасын ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдыйков башкарды. Утырыш барышында, дисциплинаара проектларга һәм лаборатор тикшеренүләргә басым ясап, тарих һәм археологияне өйрәнүдә заманча алымнар кулану турында фикер алыштылар.
Форумның күргәзмә программасы кысасында «РЕБУС 2024» Халыкара форумы чикләрендә оештырылган «агломерацияләрдә тарихи-мәдәни туризм һәм табигатъ туризмы – потенциалы һәм үсеш киртәләре» сессиясе узды. Айрат Габит улы Ситдыйков, төп докладчыларның берсе буларак, «Татарстанның көньяк-көнчыгышында тарихи-мәдәни мирас һәм туристик маршрутларны проектлау тәҗрибәсе» темасына чыгыш ясады.
Сессиядә катнашучылар төрле илләр галимнәренең һәм практикларының көчләрен берләштерүче дисциплинара хезмәттәшлекне алга таба да үстерү мөһимлеген ассызыкладылар. Мондый алым тарихи мирасны тирәнтен өйрәнүгә генә түгел, ә бәлки Россия төбәкләрендә һәм аннан читтә дә мәдәниятләрне һәм туризмны популярлаштыру өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга да ярдәм итәчәк.