«Россия һәм Кытай: Дала Евразиясе тарихын һәм археологиясен өйрәнүнең актуаль проблемалары» халыкара фәнни конференциясе

2025 елның 14-16 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Россия һәм Кытай: Дала Евразиясе тарихын һәм археологиясен өйрәнүнең актуаль проблемалары» дигән халыкара фәнни конференция уздырылды. Ул, Россиянең һәм Кытайның әйдәп баручы галимнәрен очраштырып, ике ил халыкларының үткәне турында фикер алышуга юнәлдерелде.

Конференция Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия тарих җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылды.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары К.И. Могилевский, Дәүләт Эрмитаж музее директоры М.Б. Пиотровский, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Цао Лунцюань, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институты директоры И.Ф. Попова, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры А.К. Аликберов һәм башкалар чыгыш ясады.

Пленар утырышта Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре Н.Н. Крадин (Владивосток) һәм А.В. Поляков (Санкт-Петербург), ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков, күренекле Кытай галимнәре Вэй Цзянь, Ван Цзяньсинь, Бай Юйдун һәм Барнаулдан килгән тикшеренүчеләр сүз алдылар.

Конференция эшендә 200дән артык кеше катнашты, шул исәптән Россиянең (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Барнаул, Буденновск, Владивосток, Йошкар-Ола, Кемерово, Новосибирск, Чиләбе, Элиста, Улан-Удэ) һәм Кытайның (Пекин, Ланьчжоу, Сиань, Тяньцзинь, Шицзячжуан, Хух-Хото, Чунцин) фәнни-укыту үзәкләреннән 50дән артык галим, шулай ук 70тән артык онлайн тыңлаучы һәм Татарстанның мәдәният, фән һәм белем бирү оешмаларыннан 80гә якын кунак чакырылды.

Секция утырышларында галимнәр дала Евразиясе территориясендәге тарихи процесслар, дисциплинаара тикшеренүләрнең яңа методикалары, археологиядә яңа техник җайланмаларны куллану мөмкинлекләре (шул исәпкә зыян салмаучы чаралар да керә), археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре, Кытай көнкүреш әйберләрен: металл көзгеләрне, керамиканы, фарфорны тикшерүне дә кертеп, тарихи һәм археологик тикшеренүләр нигезендә традицияләр һәм кыйммәтләр алмашу турында фикер алыштылар. Аерым игътибар Чәй юлы һәм Бөек ефәк юлы мәдәни мирасын саклау эшенә биреләчәк.
Конференция кысаларында «Россия һәм Кытай тарихчыларының үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре» һәм «Борынгыдан алып бүгенге көнгәчә трансконтиненталь сәүдә маршрутлары» – дигән темаларга ике түгәрәк өстәл үткәрелде. Шулай ук Россия тарих җәмгыяте, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган басмалар күргәзмәсе оештырылды. Археологик табылдыкларга багышланган экспозициядә ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән соңгы казу эшләре нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Катнашучыларны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыру – конференцияне тәмамлаган соңгы чара булды. Докладлар турында фикер алышканнан соң, катнашучылар конференциянең Россия һәм Кытай галимнәренең үзара хезмәттәшлегендә мөһим вакыйга икәнен ассызыкладылар һәм аның Дала Евразиясе тарихи-мәдәни мирасын системалы рәвештә өйрәнү һәм популярлаштыруда халыкара чараларны үткәрү мөмкинчелегенә ия булуы турында уртак фикергә килделәр. Галимнәр Дала Евразиясенең уникаль төбәк буларак әһәмиятен ассызыкладылар. Бу җирдә меңъеллыклар буена мәдәниятләр арасындагы үзара бәйләнешләр, технологияләр алмашу, трансконтиненталь сәүдә юллары үсеше (мәсәлән, Бөек Ефәк юлы, Идел- Каспий сәүдә маршруты һәм Чәй юлы) күзәтелде. Шулай ук алар, археология, тарих, этнография фәннәре чикләрендә цифрлы технологияләр кулланып үткәрелгән тикшеренүләрнең Евразия халыкларының миграциясен, мәдәни синтезын һәм дәүләтчелек тарихын өйрәнүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Тарихны фальсификацияләүгә каршы тору мөһимлеге, аерым алганда, фашизм һәм милитаризм өстеннән Җиңүнең 80 еллыгы контекстында ассызыкланды.

Конференция ахырында ике як та хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар ача торган мөһим килешүләргә килделәр. Уртак эшнең түбәндәге өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр:

• Палеометалл һәм элгәрге күчмәннәр археологиясен өйрәнү;

• Дала Евразиясе урта гасыр дәүләтләре археологиясен һәм тарихын өйрәнү;

• Трансконтиненталь сәүдә элемтәләре бәйләнешләрен өйрәнү;

• Дала Евразиясенең тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү;

• Гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә белгечләр алмашу;

• Татарстан галимнәренең тарих һәм археология буенча хезмәтләрен кытай теленә тәрҗемә итү;

• Кытай фәнни учреждениеләре архивларында эшләү.

Киләсе конференция Кытайда узачак.