Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Татарстан археологларының эшен югары бәяләде
Россия фәне көне уңаеннан Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Николай Андреевич Макаров интервью бирде, анда ул Татарстан Республикасы археологларының эшчәнлегенә, аерым алганда, аларның урта гасырлардагы агач корылмаларны саклау һәм музейлаштыру тәҗрибәсенә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археоллгия институты әзерләгән Зөя шәһәрлегендәге археология агачы музее үрнәге хәзерге шартларда да борынгы агач архитектурасының уникаль үрнәкләрен уңышлы саклап калырга мөмкин булуын искәртте.
Николай Макаров ассызыклаганча, әле күптән түгел генә шәһәрләрнең мәдәни катламнарыннан агач корылмаларны консервацияләү һәм күрсәтү процессының озакка сузылуы һәм кыйммәт булуы аркасында тормышка ашмаслык дип саналды. Әмма нәкъ менә Зөя шәһәрлегендәге пилот проекты урта гасыр мирасын музейда тәкъдим итүгә яңача якын килүнең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Бүгенге көндә археологик материалларны музейлаштыру һәм алга таба фәнни эшкәртү проблемасы аеруча кискен тора: яңа табылдыклар күләме белән галимнәр тарафыннан әлеге материалларны бастырып чыгарырга өлгерү кебек процесслар арасындагы аерма бик тиз үсә. Әмма Зөя шәһәрлегендә күрсәтелгән уңай тәҗрибә тарихи һәм мәдәни истәлекләрнең югалып калмаячагына, ә археологларның, музейларның һәм фәнни институтларның, бигрәк тә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта урта гасыр Россия күренешен карарга килүчеләр өчен заманча һәм аңлаешлырак булачак, дип ассызыклады.