Россия фәне көне белән!
Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!
8 февраль ел саен Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без, бераз тукталыш ясап, җәмгыятебез һәм киләчәк буыннар өчен фәнни казанышларның әһәмияте хакында уйланып алабыз. Әлеге бәйрәм көнендә гомерләрен фән өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең фидакарь һәм иҗади хезмәтегез, шулай ук үз эшегезгә тугры булуыгыз илһамландыра һәм сокландыра.
Чын күңелдән сезгә якты ачышлар, барлык билгеләнгән планнарыгызны һәм яңа казанышларыгызны уңышлы гамәлгә ашыруыгызны телим! Һәр көн сезгә илһам китерсен, ә сезнең идеяләр хуплау һәм танылу тапсын.
Сезне Россия фәне көне белән котлыйм! Әйдәгез, яңа биеклекләргә омтылып, бу мөһим юлны бергәләп дәвам итик!
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең
А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе
А.Г. Ситдыйков