Реставратор көне белән!
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты командасының “химик яктан белемле” иҗади әгъзалары – реставраторлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу белгечләрдә төгәллеккә һәм пөхтәлеккә омтылу, табигый фәннәрне тирәнтен белү, нечкә сәнгати зәвык, мәдәни мирасны хөрмәт итү, иҗади кызыксыну һәм иң вак детальләргә дә игътибар итү сәләте гармонияле рәвештә берләштерелә.
Бу һәм башка сыйфатлар Д.С. Лихачев исемендәге музей эше өлкәсендәге Милли премия жюри әгъзалары тарафыннан билгеләп үтелде, аның финалына быел ТР Археология институты музееның өлкән фәнни хезмәткәре Полина Каплан чыкты.
Хезмәттәшләргә яңа кызыклы һөнәри бурычлар һәм күп кенә тарихи ядкәрләрне торгызуда уңышлар телибез!