Республикасы Фәннәр академиясе һәм Кытай фәнни-мәгариф үзәкләре хезмәттәшлекне киңәйтә

2024 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә ТР Фәннәр академиясе Президенты Р.Н. Миңнеханов Кытай халык республикасы делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында ТР Фәннәр академиясе, Минзу Кытай университетының Кытай чик буе территорияләре археологиясе институты (КХР), Эчке Монголия университетының тарих һәм туристлык мәдәнияте институты (КХР) арасында Борынгы Болгарны һәм уйгыр чоры һәйкәлләрен өйрәнү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру буенча өчьяклы килешү төзелде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты А.А. Тимерханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге Академик-секретаре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р. Салихов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков, КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, консул-атташе Сю Ханьжуй, Минзу Кытай университеты профессоры Вэй Цзянь һәм Эчке Монголия университеты профессоры Нага Тээрбайэр катнашты.