«РЕБУС» халыкара форумында археологик мирасны цифрлаштыру турында фикер алыштылар
2025 елның 18 августында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «РЕБУС» халыкара форумы кысаларында «Мирасны цифрлаштыру: җир асты коммуникацияләре, археологик тикшеренүләр, консервация» темасына багышланган сессия узды. Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан оештырылды. Сессия эшендә 150ләп әйдәп баручы белгечләр, шул исәптән ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты (Мәскәү), «АСК-НОРД» ҖЧҖ хезмәткәрләре, башка фәнни институтлар, һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт органнары һәм коммерция оешмалары вәкилләре катнашты.
Сессия барышында экспертлар киң даирәдәге актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр, георадар сканерлау, LiDAR һәм фотограмметрия кебек катлаулы археологик объектларны документлаштыруның алдынгы ысулларына аеруча игътибар бирделәр. Шулай ук җимерелүче һәйкәлләрне саклау (консервацияләү) өчен цифрлы төгәл күчермә (двойник) булдыру методологиясе, реставрация вакытында BIM-технологияләрне гамәлгә кертү практикасы һәм археологик мәгълүматларны шәһәр геомәгълүмат системаларына интеграцияләү буенча системалы карарлар җентекләп өйрәнелде.
Дискуссия катнашучыларга археологик мирасны цифрлы теркәү һәм саклау өлкәсендә профессиональ фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу өчен кыйммәтле мөмкинлек бирде. Бу диалог әлеге тармак өчен технологик проблемаларны һәм мөмкинлекләрне аңлауда мөһим адым булды.