Пенза өлкәсендәге Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты белән берлектә Пенза өлкәсендәге Наручат шәһәрлегендә археологик казу эшлар үткәрде. Шулай ук Пенза шәһәреннән мәктәп укучылары да катнашты. “Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе (мохтарияте)” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәйкәлдә комплекслы тарихи-археологик тикшеренүләр уздыру белән аеруча кызыксындылар. Аерым алганда, әлеге оешманың Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы Ринат Әбүзәров Наручат авылындагы казу эшләрендә булды.
Археологик тикшеренүләр Татарстан Республикасының “Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)” дәүләт программасы буенча урта гасыр шәһәрләрен өйрәнү һәм Татарстан Республикасыннан читтәге тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Наручат шәһәрлеге XIV гасыр башында бортаслар, болгарлар һәм мордвалар яшәгән җирлектә нигез салынган Алтын Урданың башкаласы Мухша шәһәре белән бәйле, әлеге шәһәр Үзбәк хан идарә иткән вакытта Алтын Урданың башкаласы була.
2025 елның кыр сезонында казу эшләре шәһәрлекнең көнбатыш өлешендә, геофизик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аномалия буларак билгеләнгән участокта, 96 кв. м мәйданны колачлады. Төп табыш – 2х4 м зурлыгындагы, 3 нче катламда табылган турыпочмаклы корылма. Корылмандырылган кирпеч, көл һәм күмер кушылган куе-соры төстәге комлы туфрактан гыйбарәт. Археологик табылдыклар арасында, якынча XIV гасырга караган, җитештерү калдыклары (шлак фрагментлары), Алтын Урда чорындагы кызыл балчыктан ясалган савыт-саба кисәкләре, 10нан артык бакыр тәңкә һәм пычаклар, беләзекләр, ачкычлы йозаклар, каеш каптырмалары, бизәкле япмалар һәм орчыклар кебек көнкүреш һәм һөнәрчелек әйберләре, шулай ук күп күләмдә хайван сөякләре табылган.
Беренчел нәтиҗәләр күрсәткәнчә, табылган артефактлар XIV гасырга карый, бу Алтын Урда шәһәре Мухшаның шушы урында урнашу гипотезасын раслый. Наручат шәһәрлегендә үткәрелгән тикшеренүләр Алтын Урда тарихын, Мухша халкының тормыш һәм мәдәният үзенчәлекләрен, шулай ук төбәктәге төрле этник төркемнәрнең үзара бәйләнешен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.