Пенза өлкәсендә археологик тикшеренүләр
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты Пенза өлкәсенең Сосновоборск районындагы Рус Труевы шәһәрлегендә уртак археология экспедиция эшләрен башлады. Экспедиция эшендә Пенза шәһәреннән мәктәп укучылары, шулай ук Пенза өлкәсенең Күзнәй районы Бистән һәм Никольск авылларыннан укучылар катнаша.
Рус Труевы шәһәрлеге – монгол чорына кадәрге болгар дәвере (XI-XIII гасырлар) һәйкәле, Сура елгасы һәм аның кушылдыгы тарафыннан ясалган биек урында урнашкан. Шәһәрлек 10 гектарга якын урманлы мәйданны били һәм көнбатыштан өч вал һәм ике чокырдан торган саклагыч корылмалары системасы белән саклана.
Шәһәрлекнең көньяк-көнбатыш өлешендә 160 квадрат метр мәйданда казу эшләре алып барыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу һәйкәлдә мондый масштаблы тикшеренүләр беренче тапкыр үткәрелә. Инде хәзердән үк соры балчыктан һәм ялтыравыклы савыт-саба ватыклары, тимер эшләнмәләр, XVIII-XIX гасырдагы тәңкәләр һәм монгол чорына кадәрге болгар дәверенә караган керамика табылды. Эшләр дәвам итә, археологлар яңа кызыклы ачышларга өметләнә.