Пенза өлкәсе губернаторы Наручат шәһәрлегендәге казу эшләре барышы белән танышты

2024 елның 28 апрелендә Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Пенза өлкәсе губернаторы О.В. Мельниченко ярдәме белән Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты белән берлектә Пенза өлкәсендәге Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләрне дәвам итте.

Наручат шәһәрлеге XIV гасыр башында бортаслар, болгарлар һәм мордвалар яшәгән төбәктә нигезләнгән Алтын Урда шәһәре Мухша белән тиңләштерелә. Үзбәк хан идарә иткән дәвердә бирегә хан ставкасы күчерелә һәм шәһәр Алтын Урданың башкаласына әверелә. Мухша шәһәре XIV гасырның икенче яртысына кадәр яшәгән һәм Алтын Урда таркалганнан соң яшәүдән туктаган.

Археологик тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы нигезендә алып барыла, ул урта гасыр шәһәрләренең тарихи-археологик тикшеренүләрен үткәрүгә һәм Татарстан Республикасыннан читтә тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.