Кыргызстанда X Болгар халыкара археология мәктәбе

2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Казан федераль университеты, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты,  Б. Сыдыков исемендәге Кыргыз-Үзбәк халыкара университеты,  «Сөләйман-Тоо» Милли тарихи-археологик музей комплексы һәм Кыргыз Республикасы Милли фәннәр академиясенең  Б. Җамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты белән берлектә  Б.Сыдыков исемендәге Кыргыз-Үзбәк халыкара университеты мәйданчыгында оештырылган  X Болгар халыкара археология мәктәбенең беренче этабын ачтылар (Ош шәһәре, Кыргызстан Республикасы).

Ачылу тантанасында Ош шәһәре администрациясе, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләренең сәламләү сүзләре генә түгел, ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы А.Г. Ситдыйков һәм профессор, тарих фәннәре докторы Р.М. Вәлиев докладлары ярдәмендә Татарстан Республикасының бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасы белән танышу да булды.

Мәктәпнең I этабында Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Казакъстаннан, Россиядән 50дән артык бакалавриат, магистратура, аспирантура студентлары һәм яшь белгечләр катнашты. Укытучылар булып Болгария Республикасы (София), Кыргыз Республикасы (Бишкек, Ош) һәм Россия (Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Екатеринбург, Казан) шәһәрләренең фәнни үзәкләреннән әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясадылар.

Мәктәпнең беренче этабы түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча оештырыла: «Археозоология», «Биоархеология», «Коткару археологик тикшеренүләре: археологик структураларны һәм предметларны теркәүнең хәзерге методлары», «Борынгы хезмәт кораллары функцияләрен эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары». Секцияләр Б. Сыдыков исемендәге Кыргыз-Үзбәк халыкара университеты һәм “Сөләйман-Тоо” Милли тарихи-археология музей комплексы аудиторияләрендә үткәреләчәк.

Мәктәпнең беренче этабы традиция буенча «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм сынаулар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак, ул 2023 елның 8 июлендә Б.Сыдыков исемендәге Кыргыз-Үзбәк халыкара университетында узачак.

Мәктәпнең икенче этабы агымдагы елның 14 августыннан 27 августына кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак.