Кыргызстанда “Төрки дәүләтчелек тарихы” I Конгрессы узды

2023 елның 14-15 сентябрендә Кыргызстанның Ыссык-Күл өлкәсенең Чолпон-Ата шәһәрендә төрки дәүләтләр тарихына багышланган Конгресс узды.

Әлеге чара Кыргызстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Төрки академиясе тарафыннан үткәрелде.

Конгресс утырышында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан, Монголия, Россия, Болгария, Украина һәм башка илләрдән 50дән артык тюрколог катнашты. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтыннан «Көнчыгыш Европаның урта гасыр төрки дәүләтләре: килеп чыгышлары һәм генезис» темасына доклад белән институт директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы А.Г.Ситдыйков чыгыш ясады.

Чара төрки дәүләтләр тарихын өйрәнүне активлаштыруга һәм тирәнәйтүгә һәм бу өлкәдә фәнни хезмәттәшлекне хуплауга  юнәлтелгән.

Сессияләрдә хронологик тәртиптә борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр булган тарихи вакыйгалар, төрки дәүләтләрнең кабилә берләшмәләреннән алып күчмә империяләргә кадәрге сәяси һәм хәрби тарихлары турында фикер алыштылар.