Кыргызстан Республикасында археологик тикшеренүләр үткәрелде

2024 елның февраль-март айларында Кыргызстан Милли фәннәр академиясенең Б. Җамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты лабораториясендә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты А.А. Куклина Чуй үзәнлегенең үзәк өлешендәге Бөек Ефәк юлының Ак Су тармагында  урнашкан урта гасырлар чорына караган Кен-Булун һәм Сокулук шәһәрлекләрендә казу эшләре вакытында табылган керамик эшләнмәләрне тикшерде (http://archtat.ru/polevoj-seminar-srednevekovye-goroda-na-transkontinentalnyh-torgovyh-marshrutah-evrazii/).

Тикшеренүләр Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020–2025) дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.”

Тикшерелгән артефактлар һәм аларның фрагментлары якынча 1500 данә тәшкил итә. Табылдыкларның төп өлеше аш-су кирәк яраклары һәм савыт-саба фрагментлары (казаннар, чүлмәкләр, кружкалар, касәләр, тагоралар), тара керамикасы (хумнар һәм аларның калдыклары), шулай ук хуҗалык-көнкүреш әйберләре (капкачлар, учакта пешерү җайланмасы, тандыр калдыклары) фрагментларыннан гыйбарәт. Аеруча ялтыравыклы савыт-саба фрагментларының табылуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасында, төбәк өчен хас булган яшел һәм сары ялтыравыклы кызыл балчыктан ясалган керамикадан тыш, Кытайда эшләнгән зәңгәр ялтыравыклы һәм гравюралы фарфор касә фрагментлары да бар иде. Ялтыравыклы булмаган керамик эшләнмәләр арасында аеруча тулысынча диярлек сакланган өч хумны билгеләп үтәргә мөмкин. Аларның берсендә согдий язуы да сакланган.