Куйбышев сусаклагычы зонасында археология һәйкәлләрен мониторинглау

2023 елның кыр сезонында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы йогынтысы зонасында күпьеллык археологик тикшеренүләрен дәвам итте.

Август ахыры – сентябрь башында Татарстан Республикасы Тәтеш районының борынгы торак һәйкәлләре тикшерелде. Эшләр барышында ММО (мәдәни мирас объектлары) территориясе, аларның матди мәдәнияте, мәдәни катлам калынлыгы һәм аларның хәзерге торышы турында аныклаучы мәгълүматлар алынды.

Эш нәтиҗәләре буенча Богдашкино һәм “Хулаш” шәһәрлекләренә Куйбышев сусаклагычы сулары көчле йогынты ясавы ачыкланды. Һәйкәлләр урнашкан җирләр ел саен сукалауга дучар ителгәннәр, ныгытмалары хуҗалык эшчәнлеге барышында өлешчә җимерелгән. “Юматиха” шәһәрлеге, “Красная Глинка” торулыгы һәм Мантово борынгы авыл урыны Куйбышев сусаклагычы сулары белән тулысынча диярлек юк ителгән. Кылна (Кильна)1-9 һәм Татар Чурапаны  борынгы авыллар урыннары уртача хәлдә.

Ел саен сусаклагычлар йогынтысы зонасында археологик мирас объектларын мониторинглау институт эшчәнлегенең планлаштырылган фәнни темасы булып тора һәм бу эш киләчәктә дә дәвам ителәчәк.