Куйбышев сусаклагычы йогынтысы зонасында археологик тикшеренүләр

Агымдагы елның җәй башында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан Куйбышев сусаклагычы йогынтысы зонасында археологик тикшеренүләр дәвам ителде. Мондый эшчәнлек институт хезмәткәрләре тарафыннан 70 елдан артык системалы рәвештә алып барыла.

Быелгы кыр сезоны тикшеренүләре Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы территориясендә Куйбышев сусаклагычының уң ярында урнашкан археологик һәйкәлләрне үз эченә ала. Экспедиция вакытында соңгы палеолит чорыннан алып урта гасырларга кадәр киң хронологик диапазонга караган торак һәйкәлләре тикшерелде һәм мәдәни мирас объектлары территориясе, аларның матди мәдәнияте, мәдәни катлам калынлыгы һәм аларның хәзерге халәте турында аныклаучы мәгълүматлар алынды.

Эш нәтиҗәләре буенча, мәдәни мирас объектлары буларак Елховское шәһәрлеге, Сокол I һәм Сокол II шәһәрлекләре, Мукшы Каратае I һәм II авыллыклары, Бортас шәһәрлеге I канәгатьләнерлек халәттә булуы ачыкланды.

Һәйкәлләр урнашкан тау битләре торф яки урман белән капланган, бу Куйбышев сусаклагычы ягыннан мәдәни мирас объектларының җимерелүен булдырмаска ярдәм итә. Кама Тамагы I һәм II авыллыклары, Сөйки шәһәрлеге сусаклагычның дулкын режимы нәтиҗәсендә яр буе абразиясенә дучар булган.

Сусаклагычлар йогынтысы зонасында археологик мирас объектларын ел саен мониторинглау институт эш планының фәнни темасы булып тора һәм алга таба да дәвам ителәчәк.