Кострома өлкәсендә археологик тикшеренүләр

2023 елның май ахырында һәм июнь аенда  Кострома археология экспедициясенең «Идел аръягы урман территориясендә соңгы бронза һәм  иртә тимер гасыр чорларындагы  археологик бергәлекләренең үзара социомәдәни багланышлар структурасы, характеры һәм динамикасы» программасы кысаларында  ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә Рус географик җәмгыятенең Кострома бүлеге ярдәме белән Кострома өлкәсенең Шарья районындагы Одоевское шәһәрлегендә археологик тикшерүләр үткәрелде.

2023 елгы экспедициядә Кострома археология экспедициясе, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Ахеология институты хезмәткәрләре,  Рус география җәмгыятенең Кострома өлкә бүлеге һәм Шарья җирле бүлеге әгъзаларыннан тыш «Сирин» тарихи реконструкция клубы әгъзалары (Кострома шәһәре), Зебляки мәктәбенең «Берендеи» урманчылык мәктәбе һәм Кострома өлкәсенең Шарья районы Одоевское авылы волонтерлары катнашты.

Беренче тапкыр Одоевское шәһәрлеге 1883 елда табигать белеме, антропология һәм этнографияне яратучылар җәмгыяте әгъзасы Ф.Д. Нефедов тарафыннан тикшерелде. 1903 елда Н.М. Бекаревич һәйкәлдә зур булмаган траншеяларга нигез салды. 1925-1926 елларда Ветлуга буенда, шул исәптән Одоевское шәһәрлегендә, Б.С. Жуков җитәкчелегендәге МДУ антропология институтының комплекслы экспедициясе тарафыннан масштаблы тикшеренүләр үткәрелде.

2023 елда казу эшләре һәйкәлнең көнбатыш тау битендә, аның җимерелә башлаган өлешендә алып барылды. Агымдагы кыр сезонында 7000 нән артык казылмалар табып алынды (балчыктан, сөяктән, таштан, кара һәм төсле металлардан). Тикшеренүләр урынында мәдәни катламның калынлыгы 120 см га җитә. Мәдәни катламның түбән горизонтлары якынча безнең эрага кадәр VII-III гасырларга карый һәм ул Ананьино мәдәни тарихи өлкәсенең Вятка-Ветлуга археологик мәдәниятенә керә. Ананьино катламыннан соң килүче мәдәни катламның югары горизонты безнең эраның I меңъеллыгының беренче яртысында формалашуын дәвам итә.

Һәйкәлне алга таба тикшерү, һичшиксез, Ветлуга буе халкының килеп чыгышына һәм үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен зур әһәмияткә ия. Шулай ук шәһәрлекнең гаять зур фәнни әһәмияте  иртә  тимер гасыр һәм иртә урта гасыр кебек берничә мәдәни-хронологик комплексларның булуы белән дә ассызыклана.