Казан университетының Астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде

Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКОның матди мәдәни мирасны саклау буенча Хөкүмәтара комитетының киңәйтелгән 45 нче сессиясе уза, аның рәистәше-Россия. Бу дүрт елга беренче тапкыр җыелып уздырылган сессия.

Әле генә  Эр-Риядта Бөтендөнья мирас комитетының 45нче сессиясе карары белән КФУның Астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертелгәнлеге билгеле булды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре проект документациясен әзерләүдә турыдан-туры катнаштылар.

Россиянең барлык халкын бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка инициативага ярдәм күрсәткән өчен аерым рәхмәт белдерәбез!