Казан Кремлендә Спас манарасы музее ачыла

«Казан  Кремле» музей-тыюлыгы территориясендәге Спас манарасы бинасында  төрле тарихи этапларда кальганы фортификацияләүгә һәм Спас манарасына багышланган музей ачылачак.

Музей экспозициясен әзерләүдә институт директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы А.Г. Ситдиков җитәкчелегендә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре катнашты.  Алар тарафыннан музей концепциясе төзелде, фәнни консультация уздырылды. Экспозициянең нигезен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм ТР Археология музее материаллары тәшкил итә.

Музей экспозициясе Казан Кремленең хәрби тарихы темасын ачып бирә һәм Ватаныбызның бай мәдәниятен аңлауда зур әһәмияткә ия булып тора, шулай ук тарихны фальсификацияләүгә дә каршы тора.

Экспозиция берничә бүлектән тора һәм  Казан Кремленең диварлары һәм манаралары тарихы, шулай ук аларда булган үзгәрешләр белән таныштыра. Экспозициянең мөһим өлеше – Спас манарасының тарихы. Биредә аның ничек үзгәрүе, ярусларның төзелүе, шулай ук манарага урнаштырылган атаклы сәгатьнең һәм йолдызның  кайчан барлыкка килүе бәян ителә. Экспозициянең аерым блогы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән фортификация корылмаларына багышланган.