Казан Кремлендә Наручат шәһәрлеген тикшеренүләре тәкъдим ителде

2025 елның 24 сентябрендә Казан Кремлендә урнашкан Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Наручат шәһәрлегенә – татар халкы тарихы белән тыгыз бәйләнгән Алтын Урданың Нуриҗан шәһәренә багышланган күргәзмә ачылды.

Экспозиция Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр барышында табылган 200дән артык артефактны тәкъдим итә. Күргәзмәдә шулай ук «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысыларында үткәрелә торган ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты эшләренең нәтиҗәләре дә күрсәтелә. Әлеге программа республикадан читтә урнашкан урта гасыр шәһәрләрен һәм төрки-татар тарихи-мәдәни мирасын тарихи-археологик өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Күргәзмәне «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты, Пенза өлкәсе Наручат районы музей-тыюлыгы һәм Пенза туган якны өйрәнү музее оештырдылар.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты А.Ә. Тимерханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Р.Р. Салихов, Наручат районы башлыгы С.В. Скудин, Наручат районы музей-тыюлыгы директоры А.Г. Сохряков, Пенза туган якны өйрәнү музее директоры урынбасары К.М. Винничек, ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе И.М. Миргалиев чыгыш ясадылар.

Мондый инициативалар фәнни белемнәрне популярлаштыруда һәм тарихи хәтергә хөрмәт белән карау өчен аеруча кыйммәтле, бигрәк тә тамырлары Алтын Урда тарихы белән тыгыз бәйләнгән татар халкы өчен аеруча зур әһәмияткә ия.

Әлеге күргәзмә Идел буе Алтын Урда шәһәрләренә багышланган проектлар сериясен дәвам итә. Элегрәк Казан Кремлендә Үкәк шәһәре турында күргәзмәләр һәм «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмә проекты тәкъдим ителгән иде. Экспозицияләр белән 25 меңнән артык кеше танышты. Алдагы планда – Алтын Урданың башка шәһәрләренә багышланган күргәзмәләр оештыру. Хәзерге вакытта Касыйм ханлыгы башкаласы Касыймга багышланган күргәзмәгә әзерлек эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе озак еллар дәвамында «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Түбән Идел төбәгендә Алтын Урда чоры ядкәрләренең планлы рәвештә археологик тикшеренүләрен алып бара, шул исәптән Наручат шәһәрлегендә дә. Бу тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын республика да генә түгел, аннан читтә дә өйрәнүнең мөһимлеген күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләре бу шәһәрнең тарихы һәм аның Алтын Урда тормышындагы роле турындагы күзаллауларны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Кайбер мәгълүматларга караганда, нәкъ менә Наручатта Үзбәк хан Ислам динен Алтын Урданың дәүләт дине буларак игълан итә, бу Алтын Урдада яшәгән халыкларның киләчәк тарихына һәм мәдәниятенә зур йогынты ясый.

Күргәзмә 2026 елның 15 февраленә кадәр эшләячәк.