Казан Кремлендә «Император фатиры урнашкан йорт» күргәзмәсе

2024 елның 22 августында Казан Кремленең татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмә залында “Император фатиры урнашкан йорт” күргәзмәсе ачылды. Анда ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы Археология музееннан экспонатлар тәкъдим ителде. Экспозиция Губернатор сарае комплексына багышланган һәм бинаның бай тарихын генә түгел, ә аның әйләнә-тирәсен дә чагылдыра торган предметлар тәкъдим итә.

Казан Кремлендәге губернатор сарае Россия императоры Николай I карары белән төзелгән. Ул элек Казан ханнары сарае булган урынны сайлый һәм шулай итеп төбәктә хакимият үзәгенең дәвамчанлыгын ассызыклый. Шуңа күрә күргәзмәнең бер өлеше – Казан ханлыгының Хан сараена һәм XVI-XVII йөзләрдәге патша сараена багышлана.

Губернатор сарае комплексы территориясе, шул исәптән Сарай чиркәве, Сөембикә манарасы һәм төрбәләр археологлар тарафыннан актив өйрәнелде. Аның чикләрендә барлыгы 40 ка якын казу эшләре алып барылган, ә табылдыкларның гомуми саны 15 000 берәмлектән артып китә. Хәзерге вакытта алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы Археология музеенда саклана.

Күргәзмәдә Казан ханлыгы һәм Россия империясе чорындагы көнкүреш һәм матди мәдәният предметлары тәкъдим ителгән. Биредә XVI гасырның беренче яртысында шахмат фигурасын, XVI-XVIII йөзләрдә балчыктан ясалган шалтыравыкларны һәм сыбызгыларны күрергә була. Казан ханлыгы чорындагы күн эшләнмәләре аяк киеме фрагментлары белән тәкъдим ителгән. Тимер һәм сөяк ук очлары Казанны Иван Грозный тарафыннан яулап алу чорындагы сугыш вакыйгаларының шаһитлары булып торалар. Иң игътибарга лаек экспонат булып XVI гасырның уникаль тәңкә хәзинәсе тора, ул Губернатор сарае территориясендә казу эшләре вакытында табылган.