Kazan Digital Week форумында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләренә диплом тапшырылды

2024 елның 10 сентябрендә Россия инновацияләрен һәм алдынгы цифрлы технологияләрен күрсәтү өчен иң масштаблы һәм танылган мәйданчыкларның берсе булган «Kazan Digital Week–2024» Халыкара форумында ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты авторлары коллективының «Онлайн-ГИС «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы: үсеш перспективалары» фәнни мәкаләсе  «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» номинациясендә иң яхшы мәкалә дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә дипломны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Юрьевич Качанов тапшырды.

Фәнни эш «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумы җыентыгына кертелде, аның белән https://kazandigitalweek.com/upload/doc/results/2024/sbornik_2024.pdf сылтамасы буенча чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Форумны ябу тантанасында шулай ук «ИТ Лидер», «Мәгълүмат чараларында форум турында иң яхшы язма» бәйгеләренә йомгак ясалды.