Kazan Digital Week форумында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты эшләнмәсе тәкъдим ителде

2023 елның 20-22 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасы астында Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумы үткәрелә, ул фәнни-техник мәгълүмат алмашуга ярдәм итүгә, импортны алыштыру бурычларын нәтиҗәле хәл итә алырлык фәнни-технологик активларны туплауга, шулай ук технологик суверенитетны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Форумның төп тематик юнәлешләре: «интеллектуаль транспорт системалары», «дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «цифрлы индустрия 4.0»; «Финтех экосистемасы»; «киберкуркынычсызлык»; «бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»; «мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»; «авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты форумның берничә мәйданчыгында катнаша. Институт тарафыннан эшләнгән “Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы” геомәгълүмат системасы “Казан Экспо”ның 2 нче павильонындагы стендта тәкъдим ителде. Мәгълүмат системасы гуманитар  белемнәрне интеграцияләү өчен булдырылган цифрлы киңлек булып тора. Ул Татарстан һәм Идел буе халыкларының теле, археологиясе һәм тарихы, матди һәм рухи мәдәнияте турында фәнни тикшеренүләрне һәм архив материалларын сакларга һәм анализларга мөмкинлек бирә. 2018-2023 еллар аралыгында геопорталга кертелгән гомуми мәгълүмат күләме 90 000 нән артып китә.

21 сентябрьдә “Төбәк икътисадын үстерү драйверы буларак территорияләр брендларын формалаштыру” секциясендә мәдәни-туристик үзәкләр буларак музей-тыюлыклар булдыру буенча Татарстан кейслары турында доклад белән институт директоры, ТР Фәннәр академиясе академигы А.Г. Ситдыйков чыгыш ясады.

“Цифрлы мирас” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында институтның геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире, техник фәннәр кандидаты Г.М. Сәйфетдинова “Саклау линияләре” (“Засечные линии”)  проекты тикшеренүләренең нәтиҗәләрен Россия тарихи җәмгыяте геопорталына интеграцияләү турында сөйләде.