“Үкәк” археология һәм реконструкция фестивале

2023 елның 9 сентябрендә Саратов шәһәрендә Үвәк шәһәрлегенең (Алтын Урда чорына караган Үкәк шәһәрлеге) археологик мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән XII Үкәк археология һәм реконструкция фестивале узды.

Фестивальне оештыручы – ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Саратов шәһәрендә урнашкан “Минем тарих” тарихи паркы. Урта гасыр шәһәре территориясендә узучы фестиваль үз мәйданчыкларында күп санлы туган якны өйрәнүчеләрне, реконструкторларны һәм тарих сөючеләрне (40 меңнән артык кеше) җыя.

XII фестиваль эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре: П.Ю. Каплан һәм П.В. Федан, Татарстан Республикасы Археология музее фәнни хезмәткәрләре, шулай ук геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Г.М. Сәйфетдинова катнаштылар.

П.Ю. Каплан һәм П.В. Федан Археология мәйданчыгында Казан реставрация мәктәбен тәкъдим иттеләр һәм фестивальдә катнашучыларга керамика һәм тимердән ясалган археологик артефактларны консервацияләү һәм реставрацияләү буенча мастер-класс уздырдылар.

Г.М. Сәйфетдинова “Мәдәни мирас объектларын өйрәнүдә һәм саклауда геомәгълүмати системалар” дигән доклад белән чыгыш ясады. Әлеге чарада археологик мирас объектларын өйрәнүдә һәм саклауда, шул исәптән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында Үвәк шәһәрлегендә башкарыла торган археологик казу эшләрендә пилотсыз очу аппаратларын куллану тәҗрибәсе һәм геодезик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар.