Ислам форумы-2025 кысаларында «Урта гасыр мөселман мәдәнияте ядкәрләре: Казан ханнары төрбәсе һәм Лапас мавзолей комплексы» күргәзмәсе
2025 елның 14 маенда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре “Россия – Ислам дөньясы” KazanForum2025 халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стендында ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының «Урта гасыр мөселман мәдәнияте ядкәрләре: Казан ханнары төрбәсе һәм Лапас мавзолей комплексы» күргәзмәсе ачылды.
Мөселман археологиясе ядкәрләре өйрәнү институтның археологик экспедицияләре һәм фәнни юнәлешләре арасында аерым урын алып тора. Күргәзмәдә Әстерхан өлкәсендә XIII-XIV йөзләрдәге Алтын Урда мөселман чорының иң якты истәлекләреннән берсе – Үзбәк хан тарафыннан үзенең бөек бабаларының күмелгән урыннары өстендә төзегән төрбәләрне казыганда табылган уникаль археологик табылдыклар күрсәтелде. Үзбәк хан идарә иткән вакытта Ислам Алтын Урданың дәүләт диненә әверелә, шул рәвешле дәүләт мәдәни күтәрелеш кичерә һәм киң төзелеш алып барыла. Әлеге табылдыклар археологлар һәм архитекторлар командасына геомәгълүмат технологияләр һәм геофизика ярдәмендә мавзолейны реконструкцияләргә, бинаның масштабын бәяләргә һәм Ислам мәдәниятендә киң таралган архитектура традицияләре арасында аның урынын билгеләргә мөмкинлек бирде. Күргәзмәгә килүчеләр стенд экранында тәкъдим ителгән төрбәнең 3D-реконструкциясе белән таныша алдылар.
Стендта Алтын Урда чорына караган табылдыклар күрсәтелгән: 20дән артык төрле бизәкле тоташтыргыч плиткалар (бер техникада һәм бер стильдә эшләнгән), мавзолейның тромп өлеше, төрбә фасадының (булуы ихтимал) бизәкле плиткасы. Бу әйберләр Ислам диненең әлеге территория халыкларының мәдәниятенә һәм рухи тормышына үтеп керүен чагылдыра.
Архитектура традицияләрендәге дәвамлылыкны Казан ханнары мавзолеендагы материаллар буенча да күреп була: фирәзә төсендәге ялтыравыклы кашин керамикасы фрагментлары, гадәти булмаган мозаика үрнәкләре тудырган фасад плиткасы фрагменты. Алтын Урда чорындагы кашин керамикасының әлеге кисәкләре Казан Кремлендә Казан ханнары төрбәсен казыганда ук табылган.
Күргәзмәнең башка экспонатлары арасында – XVI гасыр гирихы, комганнар, чүлмәкләр, XV-XVI гасырлардагы акча чүлмәкләре, X-XI гасырлардагы уникаль сөяк пластинкасы, Алтын Урда чорындагы гулябдан да (киң авызлы савыт) тәкъдим ителде.
Күргәзмә форум ахырына кадәр KazanExpo күргәзмә павильонында дәвам итәчәк.