Ислам форумы-2025 кысаларында мөселман тарихи-археологик мирасы турында фикер алыштылар
2025 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы» KazanForum2025 Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый форумы кысаларында «Мөселман тарихи-археологик мирас: саклау, өйрәнү, идарә итү һәм туризм» сессиясе узды. Утырышны ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе (директоры) А.Г.Ситдыйков алып барды.
Сессиянең темасы очраклы гына сайланмады. Үзгәрә барган дөнья контекстында мөселман мирасын саклау мәсьәләләре көнүзәк әһәмияткә ия. Ислам дине таралу белән бергә дөньяның төрле почмакларында Ислам сәнгате һәм көнкүреш әйберләре: архитектура алымнары, декоратив-гамәли иҗат, кулъязма китап традицияләре кулланыла башлады. Сессия кысаларында мөселман археологиясенең яңа нәтиҗәләре һәм казанышлары тәкъдим ителде. Чыгыш ясаучылар мөселман мирасы объектлары белән идарә итү, әлеге объектларны туристлык программаларына кертү мәсьәләләренә кагылдылар, илләр һәм оешмалар арасында мөселман мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү, яңа мәгънәләр, брендлар һәм образлар булдыру турында сөйләделәр.
Сессиядә түбәндәге докладчылар чыгыш ясады:
– Эврен Рутбил (Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты директоры, Үзбәкстан) «Үзгәрә барган дөнья контекстында мөселман мирасын саклауның актуаль мәсәләләре»;
– Стрелков Сергей Петр улы (Әстерхан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы, Россия) «Мәдәни мирасны саклау һәм үзгәртү коралы буларак заманча технологияләр: каршылыклар һәм мөмкинлекләр»;
– Бочаров Сергей Геннадий улы (Археология кафедрасы мөдире, Севастополь дәүләт университетының Византия һәм Кара диңгез буе тарихы һәм археологиясе институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Россия) «Кырымның беренче Алтын Урда мәчете. Локальләштерү мәсьәләләре»;
– Валиев Рафаэль Миргасыйм улы (Казан (Идел буе) федераль университетының Бөтендөнья мәдәни мирасы кафедрасы профессоры, Россия) «Туристлык маршрутларына махсус статуска ия булган территорияләрне кертү һәм мәдәни мирасны саклауда аларның роле»;
– Воякин Дмитрий Алексей улы (Казахстанның Игелекле ихтыяр илчесе, Лондон Университеты көллиятенең «Үзәк Азия археологик ландшафтлары» проекты координаторы, Казахстан Республикасының ЮНЕСКО һәм ИСЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе әгъзасы, Казахстан) «Үзәк Азия мәчетләре һәм манаралары – Казахстан Республикасының яңа халыкара инициативасы»;
– Соболева Александра Владимир кызы («ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең төбәкара элемтәләр буенча җитәкчесе, Россия) «Шәһәрләр йөзен үстерүнең ныклы нигезе буларак үткән заман объектларына инвестицияләр».
Спикерларның чыгышлары тыңлаучыларда һәм катнашучыларда зур тәэсир калдырды. Мәдәни мирасны популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу форумның күргәзмә павильонындагы ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты стендында һәм кулуарларда дәвам итте.