«Идел-Урал археологиясенең актуаль мәсьәләләре: палеолит чорыннан урта гасырлар ахырына кадәр» түгәрәк өстәле
2024 елның 11 ноябрендә ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты “Идел-Урал археологиясенең актуаль мәсьәләләре: палеолит чорыннан урта гасырлар ахырына кадәр” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының актлар залында үткән әлеге чара күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Евгений Петрович Казаковка 90 яшь тулуга багышланган иде. Евгений Петрович әйдәп баручы археологларның берсе, Идел-Урал борынгы һәм урта гасырлар археологиясе буенча иң зур белгеч, фән һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче талантлы оештыручы.
Түгәрәк өстәл утырышында Е.П. Казаковның «Төрки каганлыклар чорында Идел-Кама буе. Икенче китап. Кызлар шәһәрчеге тирәлегендәге Имәнкискә мәдәнияте каберлеге (IX Әҗмәр каберлеге)” монографиясен тәкъдим итү булды. Монография аның Төрки каганалыклар чорына караган Идел-Кама һәйкәлләре материалларын бастырып чыгару эшенең дәвамы булып тора. Беренче китап Коминтерн II каберлеге тикшеренүләренә багышланган. Сериянең икенче китабында Татарстан территориясендә өйрәнелгән Имәнкискә археологик мәдәниятенең иң зур каберлекләренең берсе булган IX Әҗмәр каберлегенә тасвирлама ясала. Анда, кремацияләү кулланылган җирләү комплексларын һәм күмү инвентарен анализлау нигезендә, б.э. VI–VII гасырның икенче яртысында җирле һәм читтән килгән халыкларның этномәдәни үзара бәйләнеш мәсьәләләре, көнкүреше һәм хуҗалыгы яктыртыла. Әлеге серияне дәвам итеп Урта Идел буе Имәнкискә мәдәниятенең җирләү комплекслары материалларын бастырып чыгару планлаштырыла.
Юбилярны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.Ә. Тимерханов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Р. Салихов, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Э.М. Галимова, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Л.Я. Григорьева, Мари дәүләт университеты ректоры М.Н. Швецов, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты директоры Ю.Н. Исаев, Самара археология җәмгыяте вәкилләре котлады. Галимнең тарихи-мәдәни мирасны саклауга керткән өлешен бәяләү җәһәтеннән, чарага Казан, Биләр һәм Алабуга музей-тыюлыклары һәм ТР Милли музее хезмәткәрләре, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары килгән иде.
Түгәрәк өстәл эшендә докладлар белән Евгений Петровичның Казан, Ижевск, Йошкар-Ола, Самара, Пенза, Уфа, Ульяновск, Болгардан килгән коллегалары, дуслары һәм укучылары чыгыш ясады. Барлыгы 90нан артык кеше. Алар Е.П. Казаковның фәнни мирасы турында фикер алыштылар, шулай ук 2024 елгы археологик экспедицияләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алар арасында Татарстанның Спас районында урнашкан Новославка II һәм Минзәлә районында урнашкан Яңа Бикчәнтәй каберлекләрендә, Ульяновск өлкәсендә урнашкан Юрман археологик һәм Әстерхан өлкәсенең Лапас авылы янында урнашкан мавзолейлар комплексларында, Саратов өлкәсендә урнашкан Багаевка авыллыгында барган казу эшләрен аерып атап үтәргә мөмкин. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар археологик экспедицияләр турында фикер алыштылар. Евгений Петрович үзенең В.Ф. Генинг, А.Х. Халиков, Н.Ф. Калинин, П.Н. Старостин, Р.С. Габәшев белән бергә эшләве турында истәлекләрен сөйләде.