«Идел буе археологиясе» һәм «Евразия далалары археологиясе» журналлары – иң яхшы халыкара журналлар арасында
Испаниядә урнашкан SCimago халыкара тикшеренү оешмасы 2023 елда фәнни журналларның еллык рейтингын бастырды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан нәшер ителүче «Идел буе археологиясе» һәм «Евразия далалары археологиясе» журналлары Q1 квартиль (дүрт дәрәҗәнең иң югарысы) эченә кертелгән. Әлеге система журналның фәнни сыйфатын һәм дәрәҗәсен, предметның нинди өлкәдә булуына карамастан, объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.
Анализ нәтиҗәләре буенча «Идел буе археологиясе» журналы Россиянең барлык 567 журнал арасында 6 нчы урында урнашкан (2022 елда 566 журнал арасында 123 нче урында булган) һәм «Археология» предмет рейтингында социаль фәннәр буенча 18 журнал арасында 2 нче урынны (2022 елда 16 журнал арасында 8 нче урынны биләгән) алган.
SCImago дөнья рейтингларын төзегәндә фәнни күрсәткечләрне һәм Scopus базасында индексацияләнә торган фәнни нәтиҗәләрне исәпкә ала.