Хан башкаласы Касыйм шәһәрендә археологик тикшеренүләр

2024 елның сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының экспедициясе Касыйм ханлыгы башкаласы Касыйм шәһәрендә (хәзерге Рязань өлкәсе) 2008 елда башланган күпьеллык тикшеренүләрне дәвам итте. Тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы буенча Касыйм шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашында үткәрелде.

Тикшеренүләр объекты булып Касыйм шәһәренең Иске бистәсе тора, ул XIII гасырдән алып – XV гасыр уртасына кадәр Городец Мещерский дип атала, ә XV гасыр уртасыннан – XVI гасыр уртасына кадәр Касыйм шәһәре яки Касыйм ханлыгының башкаласы – Хан-Кирмән исеме белән билгеле.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә урта гасырлардагы мөселман некрополе – Иске татар бистәсе зиратының чикләре билгеләнде. Некропольдә Чыңгыз хан нәселе һәм Касыймдагы күренекле татарлар гына түгел, ә Романов яки Мәскәү кебек башка шәһәрләрдән дә татарлар җирләнгән урыннар бар. Некропольдә, мөгаен, башка Касыйм ханнарының да, шул исәптән дәүләткә нигез салучы Касыйм ханның да мавзолейлары бардыр. Иске татар бистәсе зиратына 36 шурф салынды, аның төгәл чикләре билгеләнде, бу киләчәктә аны дәүләт хакимияте органнары таарфыннан саклау өчен мөмкинлек бирәчәк.

Экспедиция кысаларында Касыйм ханы Арслан һәм аның хатыны Фатыйма Солтанның XVII гасырдагы төрбәсе урынында геофизик тикшеренүләр үткәрелде. Участокта магнитометрик тикшеренүләр бинаның ике өлешле структурасын күрсәтте һәм керү урынын теркәде. Мавзолей янында кечерәк зурлыктагы турыпочмаклы объект теркәлгән, ул, мөгаен, тагын бер мавзолей булгандыр.