Хакасиядә археологик тикшеренүләр
7 июльдән 4 августка кадәр ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Археология институты уртак экспедициясе Хакасиянең төньяк һәм үзәк өлешләрендә археологик разведка эшләрен алып барды. Экспедициядә РФА Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор И.Л. Кызласов катнашты.
Тикшеренүләр регионның таш өслекләрендәге каноник рәсемнәре (петроглифлары) белән билгеле булган беренче төрки телле халкы белән бәйле таштык мәдәнияте (б.э.к. I гасыр – б.э. V гасыры) һәйкәлләрен мониторинглауга багышланды. Таштык мәдәниятенең рәсем сәнгате зооморф фигураларны сурәтләүдә үзенең канониклыгы: алгы һәм арткы аякларының бөгелгән халәттә булуы, шул ук вакытта гәүдәнең арткы өлеше бер яссылыкта “урнаштырылуы”, һәм шулай ук анатомик детальләштерелгән булуы белән аерылып тора. Кеше фигураларының иңбашы һәм бот өлеше – алгы яктан, аяклары һәм башлары – яннан сурәтләнә. Кием, корал һәм ат кирәк-яраклары детальләре дә чагылыш тапкан.
Экспедиция Аспа, Сундуки, Салбык һәйкәлләрендә моңарчы билгеле булмаган петроглифларга тап булды. Сарат тавында элек билгеле булмаган «эре чабыш» хәрәкәтендә сурәтләнгән атларның зур фигураларын үз эченә алган кыя сәнгате һәйкәле теркәлде. Аларның савырларында (арткы өлешендә) тамга рәсемнәре сакланган. Киемнәренең арткы чабулары «шлейф» рәвешендә тасвирланган хатын-кызларның фигураларын да күреп була. Кызганыч ки, рәсемнәрнең күбесе юкка чыккан.
Кыяларда һәм курган ташларындагы таштык сурәтләрен теркәүдән тыш, экспедициядә катнашучылар башка билгеле булган археологик һәйкәлләр белән дә таныша алдылар, аларның кайберләре: Кече һәм Зур Бояр петроглифлары, Сулек язмасы, Копёны һәм Уйбат чаатаслары, Зур Салбык курганы һәм башкалар инде дәреслекләрдә классик иллюстрацияләр буларак та урын алдылар. Көньяк Себер археологиясе һәм аеруча Хакасия буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе сөйләгән әлеге һәйкәлләр һәм аларны өйрәнү тарихы хакындагы кызыклы хикәятләр әлеге ядкәрләр белән тирәнрәк танышырга һәм бу мәдәни ландшафт кысаларында барган тарихи процессларны яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.
Минусинскта урнашкан Н.М. Мартьянов исемендәге музейда В.Н. Леонтьев (1970-еллар – 2000-еллар башы) тарафыннан ясалган таштык петроглифлары күчермәләре, шул исәптән югалган һәйкәлләрдәге сурәтләр (45 бит сайлап алынды) өйрәнелде. Институт музей директоры С.А. Борисовага һәм музей хезмәткәрләренә булышлыклары өчен рәхмәт белдерә.
Бу экспедиция эшчәнлеге Евразия төрки телле халыкларының археологик мәдәниятләрен өйрәнү өчен бик мөһим адым булды. Тупланган мәгълүматны җыю һәм анализлау Көньяк Себер төбәгенең тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен аңларга ярдәм итәчәк.