Фаяз Хуҗин “Миллиард.Татар” интернет-басмасының “Ел татары” исеменә лаек булды

17 декабрьдә Казан Кремлендә “Миллиард.Татар” басмасы “Ел татары-2024” рейтингына нәтиҗә ясады.

“Миллиард.Татар” редакциясе фикеренчә, “Ел татары-2024” рейтингы җиңүчесе итеп Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗин танылды.

Быел ул археологиядәге фәнни эшчәнлегенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Фаяз Шәрип улы фәндәге зур казанышлары, фәнни һәм фәнни-популяр китаплары, Биләр шәһәрлеген һәм Казан Кремлен тикшеренүләре белән билгеле. Ул Татарстанда мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә, телевидениедә чыгыш ясый, “Миллиард.Татар” Лекториясе кысаларында лекцияләр укый.

Фаяз Хуҗинның эшен югары бәяләгәне өчен “Миллиард.Татар” басмасына рәхмәтебезне белдерәбез.

Фаяз Шәрип улына ныклы сәламәтлек һәм яңа уңышлы проектлар телибез!